Профсоюзлар – партнерлыкны үстерү турында

2017 елның 27 марты, дүшәмбе

Аксубайда профсоюзлар һәм активларның зональ семинар-киңәшмәсе булып үтте.

Семинарда республиканың сигез районыннан вәкилләр катнашты. Район башлыгы Камил Гилманов та семинар эшеннән читтә калмады.

– Социаль партнерлыкны муниципаль дәрәҗәдә җәелдерү үтә дә әһәмиятле, – дип билгеләп үтте ул үзенең чыгышында. – Коллективларның уңышлы эшчәнлеге өчен профсоюзлар белән алга таба да хезмәттәшлек итәчәкбез.

Семинарда бүгенге көндә профсоюзлар эшчәнлегендәге иң актуаль мәсьәләләр каралды. РФ Гомумроссия дәүләт һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү учреждениеләре хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан Республикасы оешмасы рәисе Ольга Калашникова үз чыгышында 2016 елда тормышка ашырылган реском проектларына, оешма эшенең төп юнәлешләренә тукталды. Шулай ук профсоюз оешмалары вәкилләрен алда торган чорның төп юнәлешләре һәм максатлары белән таныштырды.

Районнардан җыелган хезмәттәшләр эш тәҗрибәләре белән бүлештеләр. Шул исәптән өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Федоровск интернат-йорты коллективының ничек яшәве һәм эшләве турында әлеге оешманың профсоюзлар рәисе Лилия Лукина бәян итте. Профсоюзлар линиясендәге актив җәмәгать эшчәнлеге өчен бүләкләкләр тапшыру – зональ семинар-киңәшмәнең иң күңелле мизгеле булды. Районның башлангыч профсоюзлар оешмасы профкомнары рәисләре Эльмира Крайнова, Елена Ягудина, Светлана Воробьева, Надежда Крайнова, Клавдия Капитонова, Евгения Садыйкова РФ дәүләт һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү учреждениеләре хезмәткәрләренең Татарстан Республикасы комитеты исеменнән Рәхмәт хатлары алдылар. “Хыял“ балалар йорты директоры Гөлнар Шарашева, “Нежность“ ЦСОН директоры Тәнзилә Габдрахманова, Иске Ильдеряк авыл җирлеге башлыгы Валерий Альметкин, Трудолюбово авыл җирлеге башлыгы Радик Канәфин, Кәкре Күл авыл җирлеге башлыгы Сергей Елисеев рескомның Мактау кәгазьләренә лаек булдылар. “Яшьлек“ УСЗ директоры – республика Профсоюзлар комитетының Аксубай районындагы ышанычлы вәкиле, республика смотр-бәйгесендә беренче урынны алган Радик Мостафин профсоюзлар республитка комитетыннан Диплом белән бүләкләнде. РФ дәүләт һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү учреждениеләре хезмәткәрләре профсоюзының реском рәисе Ольга Калашникова, районда профсоюзлар хәрәкәтен актив хуплаганы өчен, район башлыгы Камил Гилмановка бүләк тапшырды. Семинар-киңәшмә программасы бай эчтәлекле һәм киң күләмле булды. Районнарның профсоюз лидерлары Санкт-Петербург институты вәкилендә социаль партнерлык үсеше перспективалары буенча укулар үтеп, сертификатлар алдылар.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International