Транспортка арест салалар, чит илгә чыгармыйлар

2017 елның 26 апреле, чәршәмбе

Транспорт салымын түләмәү район өчен актуаль проблема булып тора. Аксубайлыларның Федераль салым хезмәте алдындагы әҗәтләрен түләттерүгә бәйле суд приставларына кергән күп сандагы башкару документлары да шул хакта сөйли.

– Суд приставы башкаручысы, бурычлы кеше башкару документында бәян ителгән таләпләрне үтәмәгән очракта, шул исәптән әҗәтне ирекле тәртиптә кайтару өчен билгеләнгән срокны да исәпкә алып, башкару документын тәэмин итү максатларында, әҗәтле кешенең мөлкәтенә арест салырга хокуклы, – дип искәртә Аксубай районы суд приставлары бүлеге җитәкчесе, өлкән суд приставы Михаил Вьюгин. – Әлеге башкару гамәлләре башкару производстволарының башка категорияләре буенча да кулланылырга мөмкин.

Милеккә арест салу – бурычлы кеше өчен милектән куллану тыела дигәнне аңлата, ә кирәк булганда хәтта ул йолып алынырга да мөмкин. Приставлар чиктән тыш чаралар кулланырга да ниятлиләр. Май аенда алар салым хезмәте, башкарма комитет һәм полиция хезмәткәрләре белән берлектә башкару производстволары буенча әҗәтләре булган затлар милкенә арест салу һәм йолып алу максатыннан уртак рейдлар үткәрергә планлаштыралар. Алга таба исә йолып алынган мөлкәт, шул исәптән башкару производствосы турындагы канун буенча сак астына алынган яки штраф стоянкага куелган автотранспорт чаралары да сатуга куелырга мөмкин. Өлкән суд приставы, әҗәтләрне түләмәү – ил чикләренә чыгуны вакытлыча тыю өчен нигез булып тору хакында да искәртә. Һәм Россиянең Федераль суд приставлары хезмәтендә бурычларны тикшереп карарга киңәш итә. Моның өчен ведомствоның r16.fssprus.ru сайтына керергә яки шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе, Ленин урамы, 5 йорт (2 кат) адресы буенча Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Аксубай районы бүлегенә мөрәҗәгать итәргә яки 8 (84344) 2-74-31 телефоны буенча шалтыратып белешергә мөмкин.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International