Хастаханәгә – яңа автомобиль

2017 елның 2 мае, сишәмбе

Аксубай район үзәк хастаханәсе ашыгыч ярдәм машинасы алды.

Узган җомга көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламәтлек саклау учреждениеләренә 50 ашыгыч ярдәм машинасыннан ачкычлар тапшырды. Ачкычлар тапшыру тантанасында район башлыгы Камил Гилманов һәм Аксубай район үзәк хастаханәсе баш табибе Ратмир Мустафаев та катнашты. Ачкычларны Казан Ратушасы алдындагы мәйданда тапшырдылар. Чара башланганчы Рөстәм Миңнеханов машиналарны карап чыкты, аларның медицина җиһазлары белән тулыланышы белән кызыксынды. Сәламәтлек саклау учреждениеләре вәкилләренә һәм муниципаль район башлыкларына мөрәҗәгать итеп, бүген барыгызга да җитди җаваплылык йөкләнә – медицина хезмәте күрсәтүгә бәйле халык тарафыннан бернинди шикаять булмасын, дип белдерде.

 

Фото: minzdrav.tatarstan.ru


Ольга МАКАРОВА.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International