Исеме – җисеменә тиң

2017 елның 19 мае, җомга

Тыл хезмәтчәне, алты бала анасы Ганҗамал Шәрифулла кызы Шәяздановага 90 яшь тулды.

Ганҗамал Яңа Кармәт авылында Хәлиуллиннар гаиләсендә икенче кыз булып дөньяга килә. Гаиләдә барлыгы биш бала тәрбияләнә. 13 яшендә әтисез кала, хуҗалык мәшәкатьләре һәм кече яшьтәге туганнары турында кайгырту өлкән бала буларак аның җилкәсенә төшә. Әниләре Сәрбиҗамал иртә таңнан караңгыга кадәр кырда бил бөгә. Ганҗамал да бик яшьли колхозда эшли башлый.

– Сугыш вакытында авылдашлардан тупланган бригада белән мин дә Ивановога торф чыгару эшләренә киттем, – дип искә алып сөйли аралашучан Ганҗамал әби. – Бер атна вакыт юлга гына китте. Без, яшьләр, куелган норманы үтәргә тырыша идек, үз эшебезне тәмамлыйбыз да өлкәнрәк авылдашларга булышабыз. Бик тату яшәдек.

– Апа торф чыгару эшләренә җиде тапкыр барды, – дип сүзгә кушылды Ганҗамал әбинең төпчек сеңлесе Минниса Шәрифулла кызы. – Безне ул гына эшләп баш-киемле итте, чөнки ул вакытта колхозда “таяк“ка эшләделәр. Әти булмау икеләтә авыр иде. Апаның яхшылыкларын беркайчан да онытмабыз.

Торф чыгарудан тыш, ФЗОда да була, урман хәзерләү эшләреннән дә читтә калмый ул. Чатнама суыкларда Богдашкино урманында үзагач хәзерлиләр. Үзләре өчен дә үгез җигеп утын ташыйлар.

1949 елда авылның иң чибәр егете Шәмсетдингә кияүгә чыгып, үз тормышларын башлап җибәрәләр. Йорт җиткезәләр, балалар үстерәләр. Шәмсетдин абый башта ветеринар, аннан соң ферма мөдире булып эшли. Ганҗамал апа – сыерлар сава.

– Кул белән 25шәр сыер саудык, – ди юбиляр. – Фермада ут юк, караңгы, фонарь яктысында эшли идек.

Ганҗамал Шәрифулла кызы 35 ел терлекчелектә хезмәт куйган. Ире белән алты бала тәрбияләп үстергәннәр, аларга белем биргәннәр. Хәзер исә балалары – районда төрле тармакларда нәтиҗәле хезмәт куялар, районда абруйлы кешеләр. Уллары Фәхертдин Шәмсетдин улы озак еллар безнең гәзитнең баш мөхәррире булып намуслы хезмәт куйды. Коллегалары аны хәзер дә сагынып искә алалар. Шәяздановларның 17 оныгы да үз өлкәләрендә профессионаллар. Династияне 16 оныкчык намус белән дәвам итәчәк.

Район башлыгы Камил Гилманов бу нәселнең хезмәт сөючән булуы турында әйтеп үтте. Ул Ганҗамал Шәрифулла кызын юбилее белән ихластан котлап, сугыш һәм сугыштан соңгы чорда күрсәткән хезмәт батырлыклары өчен рәхмәт әйтеп РФ Президенты Путинның котлау хатын ирештерде, сәламәтлек, иминлек теләде.

Ветеран Аксубайда кызы Минзифа гаиләсендә кадер-хөрмәттә гомер кичерә. Сеңелләре Галия белән Минниса да район үзәгендә балаларында яшиләр. Алар һәрдаим бер-берсенә кунакка йөрешеп, аралашып торалар, бергәләп гамәл кылып, һәр яңа туган көн өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт укыйлар.

Ганҗамал дигән исем Гайни һәм Җамал комбинациясен үз эченә ала, икенче төрле әйткәндә ул “гүзәллек“ дигәнне аңлата. Ганҗамал апа төс-кыяфәте белән дә, эчке дөньясы белән дә үзенә тартып тора. Аның озын гомерле булуының сере бәлки шундадыр да. Аның ачык күңелле, аралашучан, шат йөзле булуы сокландыра. Аллаһы Тәгалә аңа якыннары янәшәсендә озак еллар яшәргә насыйп әйләсә иде.


Ольга МАКАРОВА. Автор фотосы.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International