Педиатр – ул чиксез җаваплылык

2017 елның 19 июне, дүшәмбе

Районда үзен яки сабыен дәвалаган балалар табибе Раиса Королькованы белмәгән кеше юктыр, мөган.

Раиса Сергеевна өч дистә елдан артык педиатриядә хезмәт куя.

– Бала чагымда үзем табибләрдән бик курка идем, – дип сөйли табибә. – Курку хисләремне җиңеп, медицина буенча укырга керергә карар кылдым.

“Педиатрия“ белгечлеге буенча Ижевск медицина институтын тәмамлаганнан соң, Раиса Королькованы Киров өлкәсенә участок хастаханәсенә эшкә җибәрәләр. Әмма ул вакытта Аксубай үзәк хастаханәсендә баш табиб булып эшләгән Ренат Камаев яшь белгечне үзебезгә кайтаруга ирешә. Шул рәвешле Раиса Сергеевна безнең районның балалар табибәсе булып китә – башта стационар бүлектә, 2006 елдан стационар белән поликлиника эшен бергә алып бара.

Көненә 70 баланы кабул иткән вакытлары да була. Бигрәк тә җәйге чорда – лагерьләрдә ял итәргә теләүче мәктәп укучылары, мәктәпкәчә яшьтәге балалар медицина күзәтүе узганда. Поликлиникадан тыш – стационар авыруларны карау, дәвалау. Аннан ары – чакырулар буенча эшләргә, күкрәк балаларын карау. Шулай итеп педиатрлар өйләренә ике смена эшләгәннән соң гына кайтып керәләр.

– Бернәрсә дә эшләп булмый, табибләр җитешми, – ди ул.

Табибкә соңарып мөрәҗәгать иткән хәлләре авыр чирлеләр дә очрый.

– Раиса Сергеевна һәр пациент өчен борчыла, – дип сөйли аның хезмәттәше, шәфкать туташы Ольга Сергеева. – Җентекле күзәтү үткәрә, аз гына кимчелекне дә шунда ук ачыклый, дөрес диагноз куеп, дәвалау билгели. Аңа чиксез җаваплылык сыйфаты хас. Педиатрлар турында – аерым һөнәр ияләре, дип тикмәгә генә әйтмиләр. Монда очраклы кешеләрнең булуы мөмкин түгел. Аның өчен чит кеше баласы юк, барысын да җанын-тәнен биреп дәваларга тырыша.

Ул дәвалаган сабыйларның исәбе-хисабы бармы соң... Табибә исә, үзе дәвалаган балаларның сау -сәламәт булып, үсеп буй җитүләрен күреп сөенүен яшерми.

Раиса Сергеевнаның тагын бер яраткан шөгыле – гөлләр үстерү. Бакчасында нинди генә чәчәкләр үстерми ул. Чәчкәләрнең безнең җирлектә сирәк очрый торганнарын аерым ярата.

– Кайчакта язмыш безне әллә нинди тискәре күренешләр белән очраштыра. Мондый чакларда мин тынычландыра торган дарулар кабул итмим, ә яраткан хоббием – гөлләр үстерү белән шөгыльләнүне күпкә кулай күрәм, – ди табибә. – Аларның шаулап чәчәк атып утыруын күргәч, күңелләр тынычлана, бар кайгың да онытыла.


Ольга МАКАРОВА. Автор фотосы.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International