Беренче тапкыр безнең районда зональ мөселман балалар Сабан туе үтә.
Ул Татарстанның Кама аръягы зонасыннан җиде районны – Яңа Чишмә, Чирмешән, Нурлат, Чистай, Алексеевск, Әлки, Спас һәм Аксубай районнарын берләштерәчәк. Сабан туе 25 июнь көнне Иске Кыязлы авылында үтә. Программада – милли уеннар, күңел ачулар, спорт ярышлары һәм балалар өчен концерт. Бәйрәмгә ТР МДН вәкилләренең һәм Татарстан районнарыннан дини җитәкчеләрнең килүе көтелә. Бәйрәм 13:00 сәгатьтә башлана. Мөселман балалар Сабан туе үзебезнең һәм күрше районнар халыкларын бәйрәм итәргә чакыра.
Людмила ЖАРЕНОВА. Автор фотосы.
Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.