Авыл җирлеге турында

Географик урнашуы, геологик, гидрографик, климатик күрсәткечләре

Климат зонасы басынкы – континенталь, уртача еллык температура +2,5* с, уртача еллык явым-төшем – 420 мм, күпчелек җилләр көньяк-көнбатыштан. Рельефы тигез. Гидрографиясе Кече Сөлчә елгасы белән билгеле.Кечкенә буалар һәм кулләр бар. Сулар халык өчен һәм терлекчелек өчен кулланыла.

Мәйданы, халык саны

Җирлекнең территориясе 148га. 232 йортта 605 кеше яши, шуларның 567 татар, 35 рус, 3 чуваш.

1993 елда Карасу авыл Советы оеша, 1995 елдан Карасу авылы үзидарә Советы, 2006 елның 1 январеннан Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Карасу авыл җирлеге

Социаль-экономик белешмә

Җирлектә 1 урта мәктәп, 1 балалр бакчасы, 1 авыл мәдәният йорты, 1 библиотека, 1 ФАП, 1 почта бүлекчәсе, 1 сбербанк, 5 кибет, спорт залы бар.

Торак мәйданы 10398 кв.м., 1 кешегә 17,2 кв. туры килә.

225 гаилә газлаштырылган, шуларның 170 газ белән ягыла. 72 йортта телефон кертелгән.

Оешмалар исемлеге

Вамин-Аксу агрофирмасының “Смена” бүлекчәсе, җитәкчесе Мингулов М.Ш.

Истәлекле урыннары

Җиңү памятнигы, музей, җәйге спорт мәйданчыгы бар.

Танылган кешеләре

Гиматдинова Набирә Минахмәт кызы –язучы.

Шарафутдинов Зиннур Тәлгать улы– профессор, Челнинского педагогик институты ректоры.

Ибрагимов Әхат Ибрагимулы – техник фәннәр доценты.

Мухутдинов Рафис Хабибрахман улы- ЕГПИ деканы, техник фәннәр доценты

Гильманов Абдулла Хуббулла улы – Бөек Ватан сугышы ветераны, Берлин Штурмында катнашучы, авылның аксакалы.

Соңгы яңарту: 2014 елның 18 ноябре, 11:44

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International