Авыл җирлеге турында

Географик урыны


Авыл җирлеге территориясе урман-далалы пояста урнашкан. Җирлек урнашкан зона уртача-континенталь климатка ия, еллык уртача температура +2,7 °С. Еллык явым-төшем күләме – 420мм. Җирлек гидрографиясен ике инеш: Шәрбән һәм Кирәмәт инешләре һәм вак күлләр белән буалар тәшкил итә. Табигый су чыганаклары халыкның хуҗалык, көнкүреш максатларында һәм янгын куркынычсызлыгы өчен файдаланыла. Исүче җилләрнең күпчелеге – көньяк көнбатыштан. Җирлек рельефы чагыштырмача тыныч, яссы калкулыклы. Территориянең якынча үлчәмнәре төньяктан көньякка 14 км, көнбатыштан көнчыгышка 16 км га җитә.

Мәйданы, халык саны һәм составы


Яңа Кирәмәт авыл җирлеге 85,2 кв. км., шул исәптән 84,2 кв.км. авыл хуҗалыгы кулланылышы җирләре булган мәйдан били. Территориядә дүрт торак пункт: административ үзәге - Яңа Кирәмәт, Яңа Дума, Рус Кирәмәте авыллары, Индустриаль бистәсе урнашкан. Хуҗалыклар саны – 390, халык саны – 1164 кеше. Милли состав буенча җирлектә татарлар, руслар, чувашлар яши. Тарихи белешмә: Яңа Кирәмәт авыл Советы 1930 елны барлыкка килә, хәзерге, 4 авыллы төзелешен 1957 елда ала. 1995 елдан башлап Яңа Кирәмәт җирле үзидарә Советы булып үзгәртелә, ә 2006 елның 1 январеннан Яңа Кирәмәт авыл җирлеге дип атала башлый.


Төп социаль-икътисадый күрсәткечләр


Торак фонд мәйданы – 17983 кв.м., 1 кешегә исәпләгәндә – 14,1 кв.м. 370 хуҗалык газификацияләнгән, шул исәптән 340 хуҗалыкта газ ягып җылыту көйләнгән. 136 хуҗалык телефон элемтәсенә тоташтырылан. Җирлек хуҗалыкларында 525 эре мөгезле терлек, шул исәптән 227 савым сыеры исәпләнелә. Мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтә 212, хезмәтә яраклы яшьтә – 572, пенсионерлар 380 кеше исәпләнелә.


Предприятиләр һәм учрежденияләр


Нәҗип Думави исемендәге Яңа Дума урта мәктәбе, тел. 49236 директор Хәйретдинова Энҗе Җәмил кызы.
“Кыңгырау” Яңа Дума балалар бакчасы, җитәкчесе Муртазина Гөлсирә Зөфәр кызы.
Яңа Дума авыл культура йорты, директор Мирзин Ильшат Шәрипҗан улы.
Яңа Дума фельдер-акушер пункты, фельдшер Гафиятова Нурия Шамил кызы.
Яңа Дума авыл китапханәсе, җитәкчесе Абдушева Рузилә Минханиф кызы.
Яңа Кирәмәт төп гомуми белем бирү мәктәбе, тел.49254, директор Сөләйманова Гөлкәй Исмәгыйль кызы.
Яңа Кирәмәт авыл культура йорты, директор Нурхамитов Минсәгыйр Габдулла улы.
Яңа Кирәмәт фельдшер-акушер пункты, фельдшер Хәйретдинова Алсу Әсхать кызы.
Яңа Кирәмәт авыл китапханәсе, җитәкчесе Сөләйманова Венера Минәсхать кызы.
Рус Кирәмәте балалар бакчасы-башлангыч мәктәбе, тел.49036, директор Кабирова Ландыш Ришат кызы.
Рус Кирәмәте авыл клубы, директор Лаврентьев Юрий Александр улы.
Рус Кирәмәте фельдшер-акушер пункты, фельдшер Андреев Константин Владимир улы.
Рус Кирәмәте авыл китапханәсе, җитәкчесе Лаврентьева Валентина Иван кызы.
Рус Кирәмәте элемтә бүлеге, 49023, җитәкчесе Зайцева Миннефәридә Минахмәт кызы.
ТР, Аксубай саклык банкы бүлеге, 49023 җитәкчесе Нургалеева Нурия Рифкать кызы.
Җирлек территориясендә ООО “Агрофирма Вамин-Аксу” бүлекчәләре, генераль директор Зайдуллин Искәндәр Исхак улы һәм “Демкино” ДДНГ нефтьчеләре, җитәкче Ильин Юрий Анатолий улы эшли


Истәлекле урыннар, күренекле кешеләр


Яңа Дума авылында туган якны өйрәнү музее эшли, җитәкчесе – Гафиятов Рифнур Гомәр улы. Бу авылда күренекле мәгърифәтче Нәҗип Думави, Казан курчак театры баш режиссеры Ильдус Зиннуров һәм балалар язучысы Рушания Низамова туганнар. Рус Кирәмәте авылында 1887 елда алпавыт хатыны Н. И. Жукова тарафыннан төзелгән чиркәү бинасы тора. Шулай ук бу авылда 19 гасыр ахырында төзелгән княз Хованский утары биналары тора. Рус Кирәмәте авылы Социалистик хезмәт Герое Сорокина Валентина Иван кызының туган ягы.




Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 18:15

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International