Авыл җирлеге турында

Географик торышы
Хуҗалык уртача- континенталь климатлы зонада урнашкан, еллык һава температурасы уртача +2,7*, еллык явым-төшем – 420 мм, җилнең юнәлеше көньяк - көнбатыштан.
тигезлектә урнашкан. Авыл уртасыннан Адәмсу елгасы ага. Бер буа бар, халыкка хуҗалыкта куллану өчен һәм терлекләр өчен кечкенә күлләр һәм өч кечкенә буа бар.

Авыл җирлегенең мәйданы, халык саны һәм халык составы.

Авыл җирлеге мәйданы 5473 га. ны били, биш авыл урнашкан, административ үзәк Емелькино авылы.
420 хуҗалыкта 1221 кеше яши, алардан чувашлар - 1144 кеше, руслар- 72 кеше, татарлар- 5 кеше.

Кыскача тарихи белешмә
Емелькино авыл Советы 1927 елда оешкан, 1995 елның 5 нче мартыннан Емелькино җирле үзидарә Советы, 2006 елның 1 нче январеннан – Емелькино авыл җирлеге Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы составында.

Социаль-экономик тасвирламасы.
Җирлек территрисендә 1 урта мәктәп урнашкан, 1 төп мәктәп, 2 башлангыч мәктәп, 1 авыл мәдәният йорты, 4 авыл клубы, 4 фельдшер- акушерлык пункты, 1 почта бүлекчәсе,2 АТС,1 сбербанк бүлеге, 10 кибет, 3 библиотека урнашкан.
Торак мәйданы барлыгы-21900 кв.м.,бер кешегә 16,73 кв.м. тәкил итә. 390 гаилә газлаштырылган, шулардан 381 гаилә газ белән җылытыла. 145 йортка телефон үткәрелгән.

Оешмалар һәм учережденияләр.
КФХ ( Павлов А.И.) – Павлов А.И.
ҖЧҖ (Колос) – Чукин А.И.

Истәлекле урыннар
Емелькино авылында ял паркы бар, җәйге спорт мәйданы, Җиңү һәйкәлләре.

Соңгы яңарту: 2014 елның 18 ноябре, 09:56

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International