7 июль көнне Аксубайда Чуаш халык бәйрәме "Уяв" узды

2018 елның 8 июле, якшәмбе

«Уяв» сүзе чувашчадан  «үтәү» дип тәрҗемә ителә, элегрәк ул инде гореф-гадәтләрне үтәү дип аңлатыла иде. Вакытлар узу белән аның әһәмияте үзгәрде, бүген ул халык бәйрәме дип йөртелә.

Бәйрәм язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң уздырыла. Вакытында бәйрәм әйлән – бәйлән уены  һәр көн - иртәдән алып кичкә кадәр булган. Кичләрен елга буйларында учаклар якканнар, шуның тирәсендә берничә катлы әйлән –бәйлән уены уйнаганнар. Егетләр һәм кызлар, кулга-кул тотынышып, учак тирәли күңелле җырлар җырлаганнар.

Аксубайлылар әлеге бәйрәмне оештыруга быел зур теләк белән тотындылар.

Бәйрәмнең төп өлеше күңелле җырлар белән башланып китте

Бәйрәмнең тантаналы өлешендә Аксубай муниципаль район Башлыгы Камил Гилманов үз чиратында барлык катнашучыларны бәйрәм белән котлады һәм  бу борынгыдан килгән бәйрәм  гасырлар аша узды, безнең бурычыбыз аны саклап калу, безнең балалар, оныклар милли йолаларны, гореф-гадәтләрен онытмаска тиешләр, - дип белдерде ул.

Бәйрәмдә мөхтәрәм кунаклар бар иде:

- Яһудин Шамил Габделхәй улы – Дәүләт Советы депутаты, «Татнефтепром – Зюзеевнефть» ҖЧҖ генераль директоры;

- Самаренкин Анатолий Константинович – «Камаз»ТФК ААҖ генераль директоры;

- Малышев Константин Анатольевич – «Сувар»газетасы баш мөхәррире;

- Моловствов Анатолий Петрович – Генерал – майор;

- Шәрипов Ирек Илдус улы –Дәүләт.советы депутаты;

- Павлов Маргарита Яковлевна –«Паха тере» милли костюмнар тегү фабрикасының директор урынбасары, Чуашстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре;

- Чентаева Роза Николаевна –ЧНКА ветераны;

- Терентьева Галина Владимировна –Нурлат шәһәренең  халыклар дуслыгы Йорты директоры;

- Охотников Владимир Александрович – Яңа Чишмә районының  ЧНКА рәисе;

Шулай ук Коннов Василий Николаевич, Савинов Анатолий Афанасьевич, Тимирясов Елисей Мурзович – Бөек Ватан сугышыв ветераны, Семенов Иван Петрович, Александр Федорович Шуркин, Александров Сергей Витальевич, Жуков Леонид Леонидовичлар катнашты.

Быел  ике бәйрәм: «УЯВ» һәм «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне” бергә кушылдылар.

Изге яклаучылар Петр һәм Феврония гаилә һәм никах көнен изге көн итеп саныйлар, 2008 елдан бу көн рәсми рәвештә бәйрәм көн дип йөртелә. Әлеге бәйрәмдә үрнәк гаиләләрне билгеләп үтү күркәм традициягә әверелде.

Аксубай муниципаль районы  башлыгы Камил Гилманов бу көнне гаилә стажы 60 ел булган Зайдуллиннарны котлады. Җавал Мәгсум улы һәм Минегөлсем Гильметдин кызына «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален тапшырып  бәхет, озын гомер һәм сәламәтлек теләде.

Бик күп үрнәк парлар хөрмәтенә Валентина Гурҗянова җитәкчелегендәге «Кәеф» бию ансамбле вальс бүләк иттеләр.

Аксубай районында бәйрәм Һәрвакыттагыча күңелле һәм югары дәрәҗәдә  үтте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International