Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты ярдәмчесе Фәрахиева Диләрә Илгиз кызы алып барды. Кабул итү бүлмәсенә Колесникова Наталья Анатольевна Риана кызының тернәкләндерү үзәгендә тернәкләнү узуын сорап мөрәҗәгать итте. Диләрә Илгиз кызы бу мәсьәләне хәл итүдә гаиләгә ярдәм итәргә бик теләп риза булды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Хөснетдинов М. Г. Аксубай муниципаль районының сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм күрсәтә, моның өчен ата-аналар һәм район җитәкчелеге аңа бик рәхмәтле.