«Аксубай 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең 6нчы сыйныф укучысы Мулеев Кирилл (укытучысы Рябова Н.В.) һәм «Иске Тимошкино урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең 7 нче сыйныф укучысы Вдовин Кирилл (укытучысы Игнатьева Л.И.) инглиз теле буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасының йомгаклау этабында призерлар булдылар.
15-18 гыйнвар көннәрендә Республика олимпиада үзәгенең «Дуслык» комплексы базасында инглиз теле буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Олимпиадада Аксубай районы гомуми белем бирү оешмаларының 6-11 сыйныфларында белем алучы 6 укучы катнашты, алар – муниципаль этап җиңүчеләре һәм призерлары.
«Аксубай 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең 6нчы сыйныф укучысы Мулеев Кирилл (укытучысы Рябова Н.В.) һәм «Иске Тимошкино урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең 7 нче сыйныф укучысы Вдовин Кирилл (укытучысы Игнатьева Л.И.) инглиз теле буенча «Олимпка юл»республика олимпиадасының йомгаклау этабында призерлар булдылар.
Ике призер да Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы, укытучылар призер әзерләгән өчен грамота белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз!!!