«Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе

2018 елның 27 апреле, җомга

«Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе

«2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә карата кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау, яшь язучыларны таныту максатыннан,Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы Язучылар берлеге белән берлектә татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында «Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесен уздырылды.

Өч этаптан торган бәйгенең ябылу тантанасы 25 апрельдә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет таеатры бинасында узды. Әлеге тантанага безнең район укучылары да чакырылган иделәр һәм “Иске Мукшы урта гомуми белем мәктәбенең” 10 сыйныф укучысы Алимбекова Ләйлә беренче урын иясе булды.Укучыга беренче дәрәҗәдәге диплом һәм сертификат тапшырылды. Ләйләне һәм аның укытучысы Гузәл Фәсхетдиновнаны зур уңышлары белән котлыйбыз, киләчәктә дә зур унышлар , исәнлек –саулык теләп калабыз.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International