“Язгы игелеклелек атнасы ” Бөтенроссия акциясе кысаларында уздырылган “Игелелелек елы “ ирекле Республика акциясе.
Аксубай муниципаль районы ДКУ «Балалар һәм яшьүсмерләр «Хыял» социаль приюты” акциянең иң автив катнашучылары булдылар. Әлеге учреждениедә түбәндәге мероприятиеләр уздырылды:
- «Җиңүгә юл» квест уены;
- «Георгий тасмасы» акциясе;
«Хыял» балалар приютында Җиңү Көне бәйрәме алдыннан «Георгий тасмасы» акциясе старт алды. Зал балалар үз куллары белән әзерләгән ак күгәрченнәр белән бизәлгән иде. Сугыш елларындагы «Землянкада», «Смуглянка», «Җиңү Көне» җырлары яңгырады. Презентация караганнан соң тәрбияләнүчеләр ни өчен Георгий тасмасы ике төскә ия икәнен белделәр, кара төс төтен, ә кызгылт сары төснең ялкын символын аңлатуына төшенделәр. Ә бу символ солдатларның сугыш кырындагы шәхси батырлыкларын сүрәтли. Мондый ленталар белән хәрби гаскәрләр бүләкләнгәннәр. Георгий тасмасы – сугыш кырында җиңү өчен үзләрен аямаган сугышчылыр символы. Шулай ук ветераннарга хөрмәт һәм җиңү горурлыгын да аңлата.
Җиңү бәйрәме якынлашкан көннәрдә “Хыял” балалар приютында тәрбияләнүчеләр өчен “Җиңүгә юл” исемле квест уздырылды. Квест – ул уен – маҗара. Анда балалар бер тукталыштан икенче тукталышка күчеп төрле биремнәр башкаралар. Монда һәр тукталышның үз исеме бар иде. “Сугыш көйләре” тукталышында балалар сугыш турындагы җырларны искә алдылар, “Катюша”, “Зәңгәр кулъяулык”, “Смуглянка” җырларын башкардылар. Икенче “Морзе әлифбасы”тукталышында балалар бирелгән биремнәр өстендә эшләделәр. Строевой әзерлекне киләсе тукталышта күрсәттеләр.”Белмәмеш” тукталышында Бөек Ватан сугышы тарихы, төрле һәйкәлләр рәсемнәре буенча җаваплар тыңланды. Һәр тукталышта балаларга пазллар бирелде, шулардан алар Курск дугасының сугыш гамәле картасын төзеделәр. Бердәм, дус командада катнашып алар үзара килешеп, ярдәмләшеп яшәргә өйрәнделәр.Уен нәтиҗәләре буенча балалар мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.