Һәр елны уздырылучы Халыкара балаларны яклау көнеТүбән Кама сайлау округының10 районыннан 250 егет һәм кыз өчен бер көн алдан үкәрелде. Татарстан башкаласына бардылар һәм курчак театрында булдылар. Тагын 150 ятим һәм мөмкинлекләре чикләнгән бала Айрат Хайруллинан өйләрендә бүләкләр кабул итеп алдылар.
ДЧ-2018 аркасында Казнга керүне чикләү традицион бәйрәмне уздыруга чак кына комачаулык итмәде, ләкин балаларның ел буена көткән бәйрәмнәренең ямен җибәрмәс өчен ярдәм фонд барлык мөмкинлекләрдән дә файдаланырга булды.
Түбән Кама инвалид балаларны тәрбиягә алучы ата-аналар Ассоциациясе җитәкчесе Тәнзилә Прокопьева оештыручыларга рәхмәт сүзләре җиткерде. «Без икенче ел инде әлеге чарада катнашабыз,бәйрәм программасы югары дәрәҗәдә оештырылган,спектакльне балалар мактап туялмадылар, бүләкләр аларга аерым ләззәт бирде.Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинга һәм ярдәм фондына, балаларга игътибарлы һәм игелекле мөнәсәбәтләре өчен, рәхмәт белдерәбез",- диде.