Иртәгә, 6 июнь, Россельхознадзор Россиягә Белоруссиядән кайбер төр сөт продукцияләрен кертүне тыячак.Әлеге яңалык илнең экономикасына ничек йогынты ясавы турында аграр сораулар буенча комитет рәисе урынбасары Айрат Хәйруллин сөйләде.
Әлеге карар илнең экономикасын үзгзртәчәк, ләкин әзер продукциягә бәя үзгәрмәячәге турында әйтте А.Хайруллин. Әмма бу карар эшчеләргә вакытында хезмәт хакы түләү мөмкинлеге бирәчәк.
Россельхознадзор күтәргән әлеге прблема бик урынлы икәнен билгеләп үтте депутат. Россия базарында бәяләр төшүгә Белоруссиядән кергә коры сөт кенә түгел, ә Украина аша кергән сыр һәм сыр продуктлары да йогынты ясады,узган елның февралендә сөткә бәяләр 8 – 10 сумга төште, дип ассызыклап китте А.Хайруллин. Сөтнең бәясе 1,6 тапкыр төште, әмма ягулыкка, электр энергиясенә бәяләр артты гына.
“Чикләүләр иртәгәдән кертеләчәк” ,- диде Айрат Хайруллин