Аксубай муниципаль районы Россия пенсия фонды Идарәсе башлыгы Владимир Тимофеев инвалидлар өчен каралган социаль хезмәтләр җыелмасы турында аңлатып китте. 24 июль көнне “Нежность» тернәкләндерү үзәгендә реабилитация курслары узучы инвалидлар белән очрашу оештырылды. Социаль хезмәтләр җыелмасына нәрсәләр керүе турында әйтелде.Сайлап алу хокукы булуы турында искәртеп киттеләр:табигый формада яки акчалата эквивалентта. Шул ук вакытта социаль хезмәтләр җыелмасыннан тулысынча һәм өлешчә баш тарту мөмкинлеге булуын аңлаттылар.Төрле сорауларга тулы җаваплар бирделәр. Социаль пакеттан файдаланырга теләүчеләрдән гаризалар кабул иттеләр.