17 августта Аксубай бистәсенең үзәк паркында  «Парклар һәм скверлар», « Җомга көн кич белән»проекты кысаларында «Август – Fest » эстрада концерты булды .

2018 елның 19 августы, якшәмбе

"Яндырдылар" Аксубайлылар!

17 августта Аксубай бистәсенең үзәк паркында  «Парклар һәм скверлар», « Җомга көн кич белән»проекты кысаларында «Август – Fest » эстрада концерты булды.

“Җитди сөйләшүгә нокта куеп бераз мәхәббәт турында сөйләшик”-  шундый сүзләрдән башлады кичәне алып баручы Наталья Егорова.

Аксубай муниципаль районы артистлары яхшы бәйрәм кәефе тудырдылар: Марина Царегородцева, Резеда Гатина, Оксана Ильмухина, Фәнис Низамов, Елена Охотникова, Нина Волкова, Эдуард Ильин, Эвелина, Дарина һәм Галина Сруртдиновалар балалар сәнгать мәктәбе вокал ансамбле һәм Надежда Мишина.

Алар барысына да тамашачыларга күңелле ял бүләк иттеләр. Тамашачылар әлеге концертны бик югары бәяләделәр.

Артистлар барыбызга да таныш булган: «Зимняя вишня»- Анжелика Варум, «Замечательный сосед» - Эдита Пьеха, «Серые глаза», «2000 лет» - гр.Демо, «Ты меня не ищи»- гр.Вирус…һәм башка күп кенә дәртле җырлар башкардылар

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International