Аксубай муниципаль районы«Хыял» балалар приютында Нурлат шәһәре ИП Территореаль ДБУ Юл хәрәкәте иминлеге  башлыгы  Гиматдинова Г. Х. «Юл куркынычсызлыгы» исемле чара уздырды

2018 елның 28 августы, сишәмбе

Статистика күрсәткәнчә, юл хәрәкәте иминлеге хәзерге вакытта иң зур проблема булып тора. Юл-транспорт һәлакатендә балаларның җәрәхәт алуы һәм һәлак булуы аерым борчу тудыра. Шул уңайдан «Хыял» балалар приютында Нурлат шәһәре ИП Территореаль ДБУ Юл хәрәкәте иминлеге  башлыгы  Гиматдинова Г. Х. «Юл куркынычсызлыгы» исемле чара уздырды.

Ул балалар белән профилактик әңгәмә уздырды, слайдлар күрсәтелде, ситуатив уеннар оештырылды. Әлеге чараның максаты-булган белемнәрне системага салу, юл йөрү  , урамда, шәһәр транспортында үз – үзеңне дөрес турындагы кагыйдәләрне искә төшерү иде   Чара ахырында  сорау-җавап оештырылды, анда балалар юл йөрү кагыйдәләрен бик яхшы белүләрен күрсәттеләр. Балаларга кирәкле һәм файдалы бүләкләр – киемдә яктылыкны кире кайтаручы беләзекләр, китаплар, белешмәлек, өстәл уеннары тапшырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International