Китапханәдә китап укучылар белән очрашуда Фатих Кәрим әсәрләренең стенды һәм китап күргәзмәсе эшләде.
Китапханәче шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Шунысы гаҗәп, нәкъ менә Бөек Ватан сугышы чоры Фатих Кәрим өчен иң нәтиҗәле вакыт була. Бу чорда ул 150 дән артык шигырь, тугыз поэма, ике повесть, бер пьеса язган, әле бу күп санлы әдәби язмаларны, хатларны, тәнкыйть мәкаләләрен санамаганда. Ул һәлак булганчы гына кече лейтенант исемен ала, взвод белән идарә итүче итеп билгеләнә. Шуңа күрә ул үзенең иң яхшы иҗат җимешләрен окопларда язган. Балалар шагыйрь турында күп нәрсәләр белделәр, аның шигырьләрен кычкырып укыдылар һәм өйләренә китаплар алдылар. Очрашу бик кызыклы һәм гыйбрәтле үтте.