«СПИДка каршы»

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

         ВИЧ-инфекциясеннән кала тарихта беркайчанда үзенә аерым игътибар юнәлтеп, кешелек дөньясын юкка чыгаруга сәләте булган чир юктыр. СПИД белән чирләүчеләр саны артканнар арта бара һәм күптән эпидемиягә тиңләп йөртелә. Күпчелек “бу миңа калмаячак”, - дип уйлый, ләкин әлеге чир белән авыручылар саны статистика буенча бик күпкә арта. Аксубай Муниципаль районының “Хыял” балалар һәм яшьүсмерләр приюты” тәрбияләнүчеләре шәфкатъ тутуашы белән берлектә “СПИДка каршы” дип исемләнгән акция үткәрделәр. Тәрбияләнүчеләр үз куллары белән чарага багышланган буклетлар ясап Аксубай поселогында яшәүчеләргә тараттылар.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International