Аксубай муниципаль районы башлыгы урынбасары Заһидуллин Илшат Минсабирович юбилярны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Илшат Минсабирович чәчәк бәйләме һәм рәхмәт сүзләре белән бергә Россия Федерациясе Президенты исеменнән котлау хаты һәм бүләкләр тапшырды. Котлауларга Шәрбән авыл җирлеге башлыгы Шәрифуллин Д. А. һәм социаль яклау бүлеге җитәкчесе Зайцева Е. С. да кушылды һәм озын гомер теләделәр.