Районның барлык мәктәпләрендә дә бөек Россия лексикографы Владимир Иванович Дальга багышланган «Сүзлек көне» дип аталган күп санлы чаралар (дәресләр, күргәзмәләр, укучылар проектлары презентацияләре) узды.
2019 елда түбәндәге чаралар үткәрелде:
- мәктәп укучылары арасында сүз һәм аларның әһәмияте турында видеосюжетларның Бөтенроссия конкурсы – «Тере сүзлек»;
- «Сүзлек дәресе» Бөтенроссия конкурсы;
- Бөтенроссия Сүзлек көне бәйрәме кысаларында чараларның нәтиҗәле формаларын тикшерү буенча Бөтенроссия семинары;
- сүзлекләр, шул исәптән ике телле, белем бирү процессында сүзлекләр куллану буенча мастер-класслар;
-мәктәп мәгълүмат-китапханә үзәкләре һәм мәгълүмат-китапханә системасы учреждениеләре базасында сүзлекләр һәм энциклопедияләр күргәзмәләре.
Чараларда рус теле, әдәбияты, туган тел, башлангыч сыйныф укытучылары, педагог-китапханәчеләр, мәктәп укучылары катнашты.