2020 елның 27 маенда «Шахмат планетасы» («Шахматная Планета») порталында блица буенча «ТАССРның 100 еллыгы»(Аксубай) икенче онлайн шахмат турниры булды.
Ярышларның баш хөкемдары-Геннадий Горбунов, 2 нче Аксубай урта мәктәбенең тарих укытучысы.
Ярышларда район чемпионнары, шахмат сөючеләр, районның шахмат түгәрәкләре укучылары катнашты.
Уен нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын-Купцов Савелий.
2 урын-Купцов Адель.
3 урын-Камилов Алмаз.
Турнирның җиңүчеләре һәм призерлары район Яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнделәр.