Коронавирус йогышын (2019-nCoV) таратмау максатларында Аксубай районында барлык массакүләм чаралар гамәлдән чыгарылды. Шушы хәлләр уңаеннан Фәсхетдин Шияб улы һәм Фәридә Миншакир кызы Мифтаховлар гаиләсенә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале бүләкләнүчеләрнең балалары һәм оныклары барында тантаналы рәвештә район башлыгы Камил Гилмановка тапшырылды. Тантанада Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Светлана Крайнова һәм Мюд авыл җирлеге башлыгы Татьяна Зюзина катнаштылар.
Район мәдәният йорты, ЗАГС бүлеге катнашында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган видеоролик әзерләнде, ул «Инстаграмм» һәм «В контакте» челтәрләрендә урнаштырылды.