РФ Хөкүмәтенең яңа коронавирус йогышы, шул исәптән вирус пневмониясе белән авырган пациентларны ташламалы дарулар белән тәэмин итү турындагы 2020 елның 29 октябрендәге 2805-р номерлы күрсәтмәсен үтәү йөзеннән, Аксубай районы пациентлары амбулатор дәвалау өчен бушлай дарулар алдылар. Дистанцион рәвештә язылган ташламалы рецептларны тапшыру 45-нче номерлы Үзәктә волонтер тарафыннан башкарыла, аннан соң алынган дару препаратларын волонтер пациентларга өйләренә илтеп бирә. Барысына да тизрәк савыгуларын телибез.