17нче ноябрь көнне III Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең беренче (муниципаль) этабына нәтиҗәләр ясалды.
Әлеге бәйгене үткәрү максаты: сөйләм телен үстерү һәм матур әдәбиятка кызыксыну уяту, шигъри сүзнең асылын һәм аһәңен тоярга өйрәнү.
Бурычлары: Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар телен һәм мәдәниятен саклауда, үстерүдә ярдәм итү; М.Җәлилнең иҗади мирасын популярлаштыру, фронтовик язучылар иҗатына кызыксынуны арттыру; яшь буынны халык традицияләренә җәлеп итү; иҗади үсеш өчен шартлар булдыру; сәнгатьле уку-башкару осталыгын камилләштерүдә укучыларга шартлар тудыру; әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне барлау, таныту һәм сәләтләрен үстерү; әдәби-шигъри әсәрләргә карата уңай эмоциональ мөнәсәбәт тәрбияләү.
Әлеге бәйгедә районның барлык мәктәпкәчә тәрбия, белем бирү оешмаларыннан укучылар һәм төрле өлкәләрдә эшләгән төрле яшьтәге 85 кеше катнашты. Иң яшь катнашучыга 3, ә иң өлкәненә 75 яшь иде. Төрле номинацияләрдә һәм төрле яшь үзенчәлегендә 17 катнашучы икенче турга узды. Аларның чыгышлары видеоязма форматында зона этабына җибәреләчәк. Без аларга зур уңышлар телибез!