Хокукый белемнәр мәктәбе

2020 елның 1 декабре, сишәмбе

Белдерү

04.12.2020                                                                                                           15.00

«Үз мәнфәгатьләре вәкиллегенә мохтаҗ булган 18 яшьтән өлкәнрәк инвалид һәм инвалид балаларның ата-аналары Бөтенроссия оешмасы»ҖЧҖ ТР ТБсе булышлыгы белән Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен, Россия Федерациясендә балачак унъеллыгына багышланган Хокукый белемнәр мәктәбе дәресе

2020 елда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) булган гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү һәм хокукый агарту максатыннан социаль проект гамәлгә ашыра.

2020 елның 4 декабрендә 15:00 сәгатьтә инвалид балаларның ата-аналары һәм законлы вәкилләре өчен видеоэлемтә режимында ХБМ дәресе узачак.

Дәресне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән  тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкиле үткәрәчәк.

 Катнашу өчен 89991579442 телефоны буенча язылырга кирәк.

Моның өчен исем-фамилиягезне һәм элемтә өчен телефон номерыгызны WhatsAppка яки смс-хәбәр итеп җибәрергә кирәк. Элемтә Аделина Илдар кызы Галиуллина аша. Билгеләнгән вакытта Zoom конференциясенә сылтама буенча ( соңрак җибәреләчәк) кушылырга кирәк.

Шулай ук хәбәр итәбез, Сез дәрес вакытында җавап алырга теләгән кыска сорауны (*мөрәҗәгать тугел) алдан ук җибәрә аласыз. Электрон адресы: Adelina.Galiullina@tatar.ru.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International