18-20 февраль көннәрендә Теләчедә билбау көрәше буенча Россиянең атказанган тренерлары Сәхәбетдинов Мәгас Мөбарәкшин улы һәм Шәйхетдинов Әсхәт Шәйхетдин улы истәлегенә багышланган XVII Бөтенроссия турниры булып узды.
Ярышларда Россиянең 20дән артык төбәге катнашты. Аксубай районы данын Диләрә Латыйпова яклады, ул үз авырлыгында 2 урынны яулады.
Котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар һәм спорт уңышлары телибез.