Балада аутизм - хөкем карары түгел.

2021 елның 30 марты, сишәмбе
    2 апрель-Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көне, ул БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан 2007 елның 18 декабрендә билгеләнгән.

Аутизм (грек теленнән «аутос» - үзем) –  социаль үзара хезмәттәшлек дефициты һ.б. белән характерлана торган неврологик бозылу ул. Барыннан да элек, ул үзара хезмәттәшлек дефициты, эшчәнлекнең стереотиплыгы һәм сизү әгъзаларыннан алынган мәгълүматка стандарт булмаган реакция белән характерлана. Аутизм билгеләре өч яшькә кадәрге балаларда күренә. Шул ук вакытта аутистик спектрның бозылуы (АСБ) зәгыйфьләнгән танып белү күнекмәләрендә дә, ниндидер күренекле күнекмәләрдә яки билгеле бер темага карата югары кызыксынучанлыкта да чагылыш табарга мөмкин.

2008 елдан башлап 2 апрельдә үтәрелә торган бу көн аутизм проблемасы булган кешеләргә тулыканлы тормыш белән яшәү мөмкинлеге булдыру өчен оештырыла. Көннең максаты – аутизмлы кешеләргә җәмгыять игътибарын җәлеп итү һәм аларның тормыш сыйфатын яхшырту.
 

Кемнәр соң алар, аутистлар?

 Грекчадан тәрҗемә иткәндә, аутизм – неврология тайпылышы. Ул иң беренче чиратта социаль бәйләнеш дефициты белән тасвирлана.

Аутизм билгеләре кешедә өч яшькә кадәр ачыклана.

Аутизм тайпылышы кешедә дөньяны начаррак танып-белү яисә билгеле бер темага артык кызыксыну һәм искиткеч сәләт белән дә чагылыш таба ала.
Белгечләр аутизмның генетик факторлар, баш миенә тирә-як мохитнең йогынтысы нәтиҗәсендә килеп чыгуын билгели.

Аутизмны тулысынча бетереп булмый, ләкин бу кешеләрне тормышка адаптацияләп була. Моның өчен иртә диагностика һәм коррекцион методикалар кирәк.
Аутизм иртә үлемгә дә китерергә мөмкин. Бу кешеләрнең уртача гомер озынлыгы - 40 яшькә якын.
Аутизм дөньяның барлык почмакларында да киң таралган. Бу диагнозны һәр 88нче балага куялар.


Аутистлар - бик үзенчәлекле кешеләр, алар бу дөнья алдында якланмаган. Без яшәгән дөнья үзенең усаллыгы һәм агрессиясе белән аларның күңелен яралый. Шуңа алар үз эченә бикләнеп, үз дөньясында яши.
Безнең бурыч – бу кешеләрне аңларга тырышып, аларның тормыш сыйфатларын яхшырак итү өчен мөмкинлекләр булдыру.

 
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International