7 апрель көнне «Аксубай егетләре» балалар баянчылар ансамблендә катнашучылар «Назлылык» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә булдылар һәм өлкәннәрне концерт белән сөендерделәр. Концертта катнаштылар: Ксения Романова, Артур Искәндәров, Вадим Андриянов, Глеб Мясников, Семен Крайнов, Даниил Гайнуллин, Николай Васильев. Балалар 23 концерт номерын башкардылар, ял итүчеләрне үзләренең музыкаль композицияләре: вальс, полька, маршлар, татар һәм рус халык көйләре белән сөендерделәр.
Үзәк ял итүчеләре яшь баянчыларга алкышлар белән рәхмәт белдерде. Олы көн бәйрәмендә яхшы эш өчен балаларга рәхмәт.