Халыкара ак таяк көне

2021 елның 15 октябре, җомга

Россиядә 15 октябрь - Ак таяк көне һәм 13 ноябрь - Халыкара сукырлар көне кысларында Ак таяк айлыгы (Месячник белой трости) уза. Әлеге айлык күрмәүчеләрне тормышка яраклаштыру һәм тернәкләндерү максатыннан гамәлгә куелган.Күрмәүчеләр очраша торган проблемалар белән таныштыру өчен, бөтен ил буенча төрле чаралар уза.

15 октябрь - Ак таяк көне күрмәүче кешене гәүдәләндерә. Беренче бу көн АКШта 1964 елның 15 октябрендә Күрмәүчеләрнең милли федерациясе тарафыннан гамәлгә куела.

1969 елда Халыкара күрмәүчеләр федерациясе 15 октябрьне Халыкара «Ак таяк» көне дип игълан итә. Бөтенроссия күрмәүчеләр җәмгыяте бу көнне 1987 елда билгеләп үтә башлый.

Ак таяк көне җәмәгатьчелекнең игътибарын күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләрнең проблемаларына җәлеп итү һәм аларга карата сабыр, түземле булырга өйрәтү.

Таяк - ул күрмәүче кешеләр символы гына түгел, аларның «Күзләре дә». Таяк белән тротуарга яки юлга суккач чыга торган тавыш күрмәүчеләргә җирлекне тоемларга һәм юлдагы киртәләрне чамаларга мөмкинлек бирә.

 

15 октябрь көнне «Хыял» приюты тәрбиячесе Э.В.Мардиева  тәрбияләнүчеләр белән «Чикләрсез дөнья» акциясендә актив катнаштылар. Акция кысаларында башлангыч һәм урта мәктәп яшендәге балалар белән «Сукырларча уз» дигән тест уеннары үткәрелде. Акциядә катнашучыларга начар күрүчеләр белән аралашу кагыйдәләре белән белешмәлекләр тараттылар. Балалар «Ак таяк» ның барлыкка килү тарихы һәм, авыруларына карамастан, үз талантларына лаеклы куллану тапкан, хөрмәт һәм хөрмәт яулый алган кешеләр белән таныштылар.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International