9 ноябрь көнне район мәдәният йортында Аксубай мәктәпләре укучылары өчен «Агачтан нәфис бизәк» дигән мастер - класс үткәрелде.
Дәресне Аксубай районының талантлы осталары Василий Воронин һәм Архип Иванов үткәрделәр. Алар үзләренең белемнәре һәм тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Барлык балаларга һәм коллегаларга чараны оештырганнары һәм уздырганнары өчен рәхмәт белдерәбез.