Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар кысаларында коррупциягә каршы законнар буенча киңәшмә уздырылды

2021 елның 8 декабре, чәршәмбе

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы Казначылык департаментының Аксубай районындагы территориаль бүлеге хезмәткәрләре белән коррупциягә каршы законнар буенча район башлыгы ярдәмчесе Крайнова Эльмира һәм кадрлар бүлеге җитәкчесе, коррупциячел һәм башка хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы Резедә Нурхаметова киңәшмә уздырылды

Киңәшмәдә катнашучыларга чикләүләр һәм тыюлар, мәнфәгатьләр конфликты буенча таләпләрне үтәү турында, шулай ук коррупциячел хокук бозуларга тартылган очракта, таләпләр үтәлеше һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссиягә хәбәр итү турында искәрттеләр. Коррупциягә каршы дөньякүләм карашны формалаштыру максатларында чара йомгаклары буенча барысына да коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча белешмәлекләр өләшенде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International