Игелек шатлык китерә.

2021 елның 8 декабре, чәршәмбе

Декабрьнең беренче декадасы мөмкинлекләре чикле кешеләр турында искә төшерә. «Назлылык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге декаданы шул рәвешле оештырган: бу батыр, көчле рухлы кешеләр үзләрен чиксез мөмкинлекләргә ия итеп тойган.

Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре социаль хезмәт алучыларны – өлкәннәрне дә, кечкенәләрне дә, рәсем сәнгатенә, үзешчән сәнгатькә, спортка җәлеп иттеләр.

Чарага яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, үзәк китапханәләр системасы, ЮХК ДБУнең Нурлат шәһәре буенча БИ профилактика бүлеге дә кушылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International