Конституция-ул…

2021 елның 14 декабре, сишәмбе
Бүген Федоровский өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты китапханәчесе Тихонова Ирина социаль хезмәт алучылар өчен «Конституция – ул ...» дигән темага мәгълүмат сәгате үткәрде. Конституция көне безнең илдә ел саен 12 декабрьдә билгеләп үтелә. Бу безнең илдә иң мөһим истәлекле даталарның берсе, чөнки Конституция – дәүләтнең төп законы. Чарада катнашучылар Конституциянең барлыкка килү тарихын искә төшерделәр, аның структурасы белән таныштылар, шулай ук Россия гражданнарының хокуклары һәм бурычлары турында белделәр.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International