Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ хәбәр итә:
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 17 декабрендә төнлә һәм көндез урыны белән бозлавык көтелә.
Синоптиклар елның салкын чорында һава торышы фаразларында бозгалак һәм бозлавык турында хәбәр итә.
Бозгалак вакытында тротуарлар буйлап йөрү яки автомобильдә юллар буйлап йөрү шактый тайгак..
Бозлавык-суытылган һәм/яки туңдырыла торган явым-төшемнәр (яңгыр, пыскак янгыр) нәтиҗәсе, Бозлавык вакытында да бозгалак билгеләнә, һәм бу очракта ул шактый «тайгак».
Россия ГТХМның Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе киңәш итә:
Бозлавык булганда:
түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк:
1.Иң беренче чиратта, ашыкмагыз.
2.Таймый торган аяк киеме кияргә, бөтен табан белән тезләрне азрак бөгеп басарга тырышыгыз.
3. Олы яшьтәге кешегә таяк тотып йөрергә киңәш ителә.
4. Машиналар йөри торган юлларда да сак булыгыз.
5.Юл аша җәяүлеләр юлыннан гына чыгарга һәм башта аның куркынычсыз булуына инанырга кирәк. Автотранспорт бозлавыкта кинәт туктый алмый.
Игътибарлы һәм сак булыгыз!
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
Россия ГТХМның ТР буенча баш идарәсенең «Ышаныч телефоны» 8 (843) 288-46-96.