Ф. М. Достоевский һәм Н. А. Некрасовның тууына 200 тулуга багышланган чаралар

2021 елның 16 декабре, пәнҗешәмбе
Районның барлык мәктәпләрендә 2021 елның 1 сентябреннән 15 декабренә кадәр Ф.М. Достоевский һәм Н.А. Некрасовның тууына 200 тулуга багышланган тематик чаралары узды.

Ф.М.Достоевский һәм Н.А. Некрасовның тууына 200 тулуга багышланган тематик дәресләрдә, сыйныф сәгатьләрендә, викториналарда, түгәрәк өстәлләрдә, КВНнарда, нәфис сүз осталары конкурсларында 5-11 классларда белем алучы 1497 укучы катнашты.

Федор Михайлович Достоевский-рус язучысы, фикер иясе, философ һәм публицист. 1877 елдан Петербург Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты. Дөнья әдәбияты классигы, ЮНЕСКО мәгълүматлары буенча, дөньяда иң күп укылган язучыларның берсе.

Николай Алексеевич Некрасов-рус шагыйре, прозаик һәм публицист, рус әдәбияты классигы. 1847 елдан 1866 елга кадәр-«Современник» әдәби һәм иҗтимагый - сәяси журнал җитәкчесе, 1868 елдан - «Отечественные записки» журналы мөхәррире.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International