«Идеяләр парады» дигән наркотикларга каршы профилактик видеороликлар республика бәйгесе

2021 елның 17 декабре, җомга
2021 елда гомумбелем бирү оешмалары базасында балаларга өстәмә белем бирү оешмалары арасында «Идеяләр парады» дигән наркотикларга каршы профилактик видеороликлар республика бәйгесенә йомгак ясалды. Йөзләгән заявка арасыннан иң яхшы видеороликлар сайлап алынды.

Бүләкне безнең район педагоглары да алды. 2 нче Аксубай мәктәбенең педагог-оештыручысы Светлана Башатова җиңүче булды һәм өченче урынны яулады. Иске Ибрай мәктәбенең педагог-оештыручысы Гүзәлия Кадыйрова бәйге лауреаты булды.

Конкурста катнашучыларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

Тулырак: http://aksubayevo.ru/news/sogy-yaalyklar/aksubay-mktbe-ukytuchysy-videoroliklar-respublika-bygesend-i-yaulady

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International