Фәнни-тикшеренү һәм иҗтимагый актив эшчәнлеккә сәләтле укучыларны, яшь лидерларны ачыклау, аларга ярдәм күрсәтү максатыннан ел саен Алексеевск муниципаль районының Биләр урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Борынгы Биләрдә яшьлек» Республика фәнни-гамәли конференциясе уза.
Бишенче Республика фәнни-гамәли конференциясе нәтиҗәләре буенча безнең район укучылары призлы урыннарга лаек булдылар.
«Минем телем. (Татар теле һәм әдәбияты секциясе)» 3 нче Аксубай урта мәктәбе укучысы Ландыш Гафиятуллина «Хәсән Туфан шигырьләрендә мәхәббәт лирикасы» (укытучысы-остазы – Моратшина Р.А.) эше белән II урынны яулады.
«Монда минем Туган илем башлана. (Туган якны өйрәнү секциясе) 6-8 сыйныфлар» 3 нче Аксубай урта мәктәбе укучысы Сафар Моратшин «Иске Кыязлы - минем кече Ватаным» (укытучысы-остазы – Удиярова Т.Г.) эше белән III урынны алды.
«Монда минем Туган илем башлана. (Туган якны өйрәнү секциясе) 9-11нче сыйныфлар» Иске Үзи урта мәктәбе укучысы Вероника Мудрова «Минем кече Ватаным» эше белән II урынны яулады (укытучысы-остазы – Захаров Б.А.).