2021 елның 16-18 декабрендә Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында җиңел атлетика, йөзү, шахмат һәм бадминтон буенча ярышлар старт алды

2021 елның 17 декабре, җомга
2021 елның 16-18 декабрендә Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында Казан шәһәрендә җиңел атлетика, йөзү, шахмат һәм бадминтон буенча ярышлар старт алды. Ярышларда бөтен республикадан спортчылар катнаша. Аксубай муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләре командалары үзләрен лаеклы күрсәтәләр.  Йөзү буенча ярыш нәтиҗәләре буенча безнең район вәкилләре 3 төркемдә 18 команда арасында гомумкоманда 6 нчы урынны яуладылар. Спортчыларыбызны яхшы нәтиҗә белән котлыйбыз, уңышлар телибез һәм аларның һәркайсына уртак эшкә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерәбез!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International