Спорт комплексы хезмәткәрләре һөнәри осталыкларын арттыралар

2021 елның 20 декабре, дүшәмбе
 «Яшлек» УСЗ» МБУнең физик культура инструкторы Василий Крмаков «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ХОӘ- ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын үтәү буенча тестларны оештыру» программасы буенча квалификация күтәрү курсларын уңышлы узды. Дәресләр дистанцион форматта 3 көн дәвамында барды. Курсларны тыңлаучылар сәламәтлекләре чикле булган затларга (ОВЗ) тест үткәрүне оештыру үзенчәлекләре турында белемнәр алдылар, шулай ук укыту барышында практик дәресләр үткәрелде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International