Чуаш халкының көз көне үткәрә торган милли бәйрәме, борынгыдан сакланып калган сыра кайнату йоласы.
Сыраны октябрь-ноябрь айларында, ата-бабаларыбызга хөрмәт һәм көзге эшләрнең уңышлы тәмамлануы билгесе итеп пешерәләр. Конкурс районда гына түгел, республикадан читтә дә зур резонанс тудырды. Бөтен Россия буенча – Ерак Көнчыгыштан, Себердән алып Ульяновскка кадәр яшәүче якташларыбыз өчен тавыш бирделәр. Сыраны мактадылар, хуҗабикәләргә гореф-гадәтләрне саклаган һәм авылларын данлаган өчен рәхмәт әйттеләр. Рәхмәт сүзләре һәм иң яхшы теләкләр конкурсны оештыручылар адресына да җибәрелде. Бу конкурслар, барыннан да элек, җирле традицияләрне торгызу һәм популярлаштыруга, туган телне саклауга (конкурслар туган телләрдә үткәрелә), үзләренең кече ватаннары өчен горурланучы якташларыбызны берләштерүгә, аралашуга юнәлтелгән. Һичшиксез, максатка ирешелде. Хуҗабикәләр телевизион тамашаларның профессиональ катнашучылары буларак күренде. Ярышлар рухы югары дәрәҗәдә иде, хуҗабикәләр социаль челтәрләрдә урнаштырылган роликларда шулкадәр ышанычлы булды ки, Аксубай районына ТНВ телеканалының видеооператорлары белән журналистлар килде («Ай да Татарстан!» тапшыруы). «Хамăр ял» коллективы һәм Беловка авылы хуҗабикәсе Нина Кожеманованы республика телевидениесе аша күрсәттеләр.
Яшь чуаш сырасының «Кĕрхи сăра» видео-конкурсында җиңүчеләр:
I урын-Самсонова Нина Васильевна (Урмандәй авылы)
II урын-Охотниковлар гаиләсе Федор һәм Юлия (Иске Үзи авылы)
III урын - Ижутова Нина Тимофеевна (Иляшкино авылы)
Видео-конкурста катнашучылар 102 000 карау һәм 4737 лайк җыйды.