«Русский румяный пирог»- өченче онлайн видеоконкурс

2021 елның 21 декабре, сишәмбе

Хуҗабикәләр кыш көне пирогларның ничек әзерләнүен күрсәттеләр һәм сөйләделәр. Шунысы куанычлы, рус авылларында балалар да пироглар пешерә. Видеоконференциядә Кәкре Күл авылыннан Башатовлар гаиләсе беренче урынны алды. Кыш салкыннан соң рус пироглары һәм хуш исле чәй белән сыйлану ничек шәп бит!                                                                                                                      Конкурста җиңүчеләр :

I урын-Башатовлар гаиләсе (Кәкре Күл авылы)

II урын-Наталья Самойлова (МЮД п.)

III урын-Елена Жукова (Иске Мукшы)

Видеоконференциядә катнашучыларның барысы да 45000 карау һәм 6783 лайк җыйды.

Онлайн-видеоконкурс мәдәният учреждениеләренең онлайн-чараларына ни дәрәҗәдә ихтыяҗ булуын тагын бер кат раслады. Мәдәният белгечләренең заманча якын килүе бик күп тамашачыны колачларга мөмкинлек бирә.

Социаль челтәрләрдә язылучыларның барысына да активлыклары, кызыксынулары һәм изге теләкләре өчен рәхмәт белдерәбез.

Татарстан Республикасы Аксубай МР «Үзәкләштерелгән клуб системасы» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе директоры, проект авторы О. В. Копанева.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International