«Татэнергосбыт» АҖ директоры Р. Х. Сөләймановның Энергетиклар көне белән котлавы!

2021 елның 22 декабре, чәршәмбе

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Сезне һөнәри бәйрәмегез – энергетиклар Көне белән котлыйм!

Энергетиклар көнен арттырмыйча гына социаль әһәмиятле һөнәри бәйрәмнәрнең берсе дип атыйлар. Чөнки энергетика тармагы хезмәткәрләренә сәнәгать предприятиеләре, мәктәпләр, хастаханәләр эше һәм кешеләрнең көндәлек тормышы бәйле.

Безнең эш, элеккечә үк, үзара хөрмәткә һәм гадел партнерлыкка нигезләнгән.

Бу ел безне көчлерәк, зирәк итте, һәм без аны лаеклы нәтиҗәләр белән тәмамлыйбыз.

Мин барлык энергетика хезмәткәрләренә һәм ветераннарына илебез һәм республика иминлеге өчен лаеклы хезмәтләре, һөнәри осталыклары һәм компетентлыклары, яңа шартларда эшләргә әзерлекләре өчен рәхмәт белдерәм.

Сезгә нык сәламәтлек һәм күңел көрлеге, өзлексез энергия һәм авыр хезмәтегездә уңышлар, йортыгызда бәхет һәм иминлек телим! 

Хөрмәт белән,

«Татэнергосбыт»АҖ директоры,

VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Р. Х. Сөләйманов

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International