Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе" ФДБУ хәбәр итә:
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 23 декабрендә төнлә һәм иртән һава температурасы -25 градуска кадәр төшәр дип көтелә..-30°.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМның баш идарәсе киңәш итә:
Чып-чын суыклар, ниһаять, безгә дә килеп җитте. Суык көннәрдә табиблар һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре урамда озак вакыт йөрмәскә, ерак юлларга чыкмаска киңәш итә. Урамга чыкканда җылы итеп киенергә кирәк. Киемегез кысан булмасын, бер җылы кием кигәнче, берничә кием кию дөресрәк. Битегезне шарф белән каплагыз. Урамда озак торырга туры...
Чып-чын суыклар, ниһаять, безгә дә килеп җитте. Суык көннәрдә табиблар һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре урамда озак вакыт йөрмәскә, ерак юлларга чыкмаска киңәш итә. Урамга чыкканда җылы итеп киенергә кирәк. Киемегез кысан булмасын, бер җылы кием кигәнче, берничә кием кию дөресрәк. Битегезне шарф белән каплагыз. Урамда озак торырга туры килсә, гел хәрәкәтләнегез. Ерак юлга чыгарга туры килсә, үзегез белән җылы киемнәр, одеял, кайнар чәй алыгыз. Көрәк ише коралларыгыз да гел машинада йөрсен.
Урамда тәмәке тартудан тыелып торыгыз, спиртлы эчемлекләр эчкән көе дә суыкка чыгу тыела.
Өшегәндә беренче ярдәм:
Өшегән кешене иң элек җылы урынга урнаштырып, беренче ярдәмне күрсәтә башларга кирәк. Туңган урынны җылыту әкрен-әкрен генә башкарылырга тиеш. Өшегән урынны кул, тукыма кисәге, спирт һәм бигрәк тә кар белән уу рөхсәт ителми.
Бөтен җире туңган вакытта, кешене җылы одеялга төрү зарур, ә өшегән урынны җылылыкны үткәрми торган мамык һәм марля белән уратып куярга кирәк.
Кул яки аяк өшесә, су температурасын аз-азлап кына күтәреп, ваннада җылытырга була. 40 минут дәвамында массаж ясау киңәш ителә.
Авыртуны баса, кан тамырларын киңәйтә торган дару препаратларын кулланырга ярый, тынычландыра торган дару бирсәгез дә комачау итмәс.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен онытмагыз һәм үтәгез:
- спиртлы эчемлекләр кулланмагыз, урын өстендә тәмәке тартмагыз!
балаларны караучысыз калдырмагыз, аларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтегез;
- төзек булмаган электр үткәргечтән беркайчан да файдаланмагыз, электр челтәрен артык тыгызламагыз, электр җылыткычларын кулланганда сак булыгыз;
- кабызылган электр һәм газ приборларын караучысыз калдырмагыз.
Исегездә тотыгыз: янгын үзеннән-үзе килеп чыкмый. Аның сәбәбе - кешеләрнең ваемсызлыгы һәм ут белән эш итүдә ваемсызлыгы.
Исерек хәлдә кеше үз-үзен һәм гамәлләрен контрольдә тота алмый, өстәвенә башка кешенең тормышы өчен бернинди җаваплылык та була алмый.
Игътибарлы һәм сак булыгыз!!!
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
Россия ГТХМның ТР буенча баш идарәсенең «Ышаныч телефоны» 8 (843) 288-46-96.