Аксубай укучылары хезмәткә һәм оборонага әзерлек комплексы нормативларын тапшыруларын дәвам итәләр

2021 елның 23 декабре, пәнҗешәмбе
Аксубай районының гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары «Хезмәткә һәм оборонага әзер» бөтенроссия физкультура-спорт комплексының сынау (тест) нормаларын тапшыруда актив катнашалар. Булачак чыгарылыш сыйныф укучылары өчен ХОӘ нормасы икеләтә мөһим — аларны уңышлы тапшыру физик әзерлек дәрәҗәсе күрсәткече генә түгел, югары уку йортына кергәндә өстәмә баллар да. Аксубай районында ХОӘ комплексын тестлау үзәге «Яшлек» спорт комплексы базасында урнашкан. Барлык кирәкле мәгълүматны яшьләр эшләре һәм спорт бүлегендә 2-80-20 телефоны буенча яки физкультура хәрәкәтенең https://www.gto.ru рәсми сайтында алырга мөмкин. Исегезгә төшерәбез, «Хезмәткә һәм оборонага әзер» бөтенроссия физкультура-спорт комплексы халыкның сәламәтлеген һәм физик тәрбиясен ныгыту өчен кертелде. 2019 елдан башлап ХОӘ комплексы «Спорт-тормыш нормасы!» «2019-2030 елларга «Демография» милли проектының бер өлеше булып тора. Комплекс 6 яшьтән 70 яшькә кадәр һәм аннан өлкәнрәк 11 яшь баскычына бүленә.  Алар һәр кешегә кирәкле физик сыйфатларны: тизлек, чыдамлык, көч, җитезлек һәм сыгылмалыкны чагылдыра.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International