Яңа ел алды чорында ылыслы яшь агачлыкларны законсыз кисүләрдән саклау максатыннан район хакимияте «Яңа ел алды чорында ылыслы яшь агачлыкларны саклау турында» карар кабул итте. Аның нигезендә, район эчке эшләр бүлеге башлыгына ылыслы яшь агачлыкларны урман хуҗалыгы хезмәткәрләре белән бергәләп саклау өчен милиция хезмәткәрләрен беркетү күрсәтмәсе бирелде.
ЮХИДИ хезмәткәрләренә яңа ел алдыннан йөк ташуны тикшерүне көчәйтергә, Аксубай юл идарәсе, Яңа Тимошкино һәм Аксубай – Чистай автотрассасында постлар оештырырга кушылды.
20 декабрьдән һәр урманчылыкта: Чабаксар урманчылыгының 91 кварталында (Аксубай – Чистай автоюлы янында), Аксубай урманчылыгының 29 кварталында (Аксубай – Н-Тимошкино автоюлы янында) постлар һәм патрульлек оештырылачак.
Ылыслы агачларны законсыз кисү рәвешендәге урман хуҗалыгына китерелгән зыян I төркем урманнарында суммасы: нарат -5278,86 сум, чыршы – 4758,84 сум; II төркем урманнарында: нарат – 2639,43 сум, чыршы-2379,42 сум. Моннан тыш, административ штраф салыначак.
Законсыз кискән өчен гражданнарга 3000 сумнан 4000 сумга кадәр административ штраф түләргә туры киләчәк; вазыйфаи затларга-20000-40000 сум; юридик затларга 200-300 мең сум. Әгәр дә кисү механизмнар, автомототранспорт чаралары, үзйөрешле машиналар кулланып башкарылса, гражданнарга 4000 - 5000 сум, вазыйфаи затларга - 40000-50000 мең сум, юридик затларга 300000 сумнан алып 500000 сумга кадәр түләргә туры киләчәк.