Куркыныч метеорологик күренеш турында шторм кисәтү.

2021 елның 24 декабре, җомга
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча:

- 25 декабрьдә көндез, 2021 елның 26 декабрендә төнлә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә көньяктан секундына 17-22 метрга кадәр көчле җил көтелә, 25 декабрьдә 16 сәгатьтән 26 декабрьдә 07 сәгатькә кадәр, урыны белән көчәйгәндә 26 метрга кадәр көчле җил.

Шулай ук 500 метрга һәм аннан да кимрәк күрүчәнлеге начараю белән буран, көчле кар явуы, юлларда кар көртләре көтелә.

 Россия ГТХМның Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе киңәш итә: 

Буран – атмосфера күренеше, карның җир өстеннән җил белән себерелүе. Җәяүле буран вакытында яңа яуган кар бөртекләре кар капламы өстеннән 1,5-2 м га кадәр җиңелчә күтәрелә;

 астан себерә торган буран вакытында - җил тизлеге көчле һәм кар бөртекләренең 2-3 м га кадәр күтәрелүе күзәтелә;

гомуми буран вакытында көчле җил исә (гадәттә, 10 м/с тан артыграк), кар ява һәм күрү ераклыгы начарлана (кайвакыт 100 м га кадәр һәм кимрәк).

Һава температурасы түбән (-15 °C тан түбән) булганда, көчле буранны кар бураны дип атыйлар.

Буран вакытында горизонтның көньяк чиреге җилләре өстенлек итә (70-80% очракта). 80% тан күбрәк очраклар 0 дән алып -15 °C ка кадәр температурада күзәтелә.

Буран юлларда кар көртләре хасил итә, электр үткәргечләренең егәрлеген киметә, чыбыкларын өзә, басулардагы карны себереп чокырларга тутыра.

Буран вакытында кырдан кар себертүне булдырмау өчен урман полосалары утырталар, кар өемен өстенлек иткән җилләр юнәлешенә аркылы итеп киртләү юлы белән кар тоталар.
Буран вакытында уңайлы һәм шумый торган аяк киеме кияргә кирәк. Актив ял яратучыларга үзләре белән элемтә чаралары, навигация приборларын булдырырга һәм аларның төзеклеген тикшерергә тәкъдим ителә. Машина йөртүчеләргә юлда игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә урамны чыкканда, «зебра»дан гына үтәргә киңәш итә.

Моннан тыш, машина йөртүчеләргә торак пунктлардан читкә чыкмаска тәкьдим ителә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында су астыннан балык тотуны яратучыларны күз күреме начарлану аркасында бозга чыгудан тыелып торулары сорала.
Көчле җил булганда, бина эчендә калырга, балаларны караусыз калдырмаска, агач, реклама конструкцияләре һәм электр тапшыру линияләре яныннан ерак торырга киңәш итәләр.

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Йорт диварлары янында көчле җилдән качып ятарга кирәкми, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары төшәргә мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый-җил  зур куркыныч тудыра ала.

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә килү куркыныч.

6. Барлык тәрәзәләрне тыгыз ябарга, балкон һәм лоджияләрдән очып төшәрлек әйберләрне алып куярга кирәк. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар куркыныч арта.

 7. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Бозгалак вакытында:

Сак булыгыз, ашыгмагыз, өслекнең тигезсезлеген истә тотып, бөтен табанга басыгыз. Олы яшьтәге кешеләргә таяк тотып йөрергә киңәш ителә. Таймый торган аяк киеме кияргә тырышыгыз. Машиналар йөри торган юлларда да сак булыгыз. Юл аша җәяүлеләр юлыннан гына чыгарга һәм башта аның куркынычсыз булуына инанырга кирәк. Автотранспорт бозлавыкта кинәт туктый алмый

Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Машина йөртүчеләргә киңәш ителә:

1. Автомобильдә хәрәкәт иткәндә узып китүләрдән баш тарту.

2. Автомобильнең техник торышына, аеруча тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә;

3. Кисәк тормозлардан качарга, кирәк булса, тизлекне салмак кына киметергә;

4. Сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтүче сигнал биреп, тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк;

5. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш;

6. Хәрәкәтле урыннарда, мәктәпләр янында, чатларда һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда һәм төшүләрдә куркынычсызлыкны тәэмин итә торган тизлек белән хәрәкәт итәргә.

Җәяүлеләргә киңәш ителә:

1. Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга;

2. Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисеп чыгарга, шуны истә тотарга: күрмәү һәм юл катламнары аз булу сәбәпле, машина йөртүчегә транспорт чарасын туктату өчен күбрәк вакыт кирәк;

3. Машиналар йөрү өлеше өчен, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләре генә файдаланырга кирәк;

4. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны узмаска;

5. Транспорт агымын каршы яклап кына хәрәкәт итәргә.

Игътибарлы һәм сак булыгыз!

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

Россия ГТХМның ТР буенча баш идарәсенең «Ышаныч телефоны» 8 (843) 288-46-96.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International