Эш бирүчеләр өчен мәгълүмат.

2021 елның 24 декабре, җомга
РФ Хөкүмәтенең 02.11.2021 ел, № 1909 карары нигезендә, Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, гражданнар һәм эш бирүчеләр арасында үзара хезмәттәшлек Бердәм цифрлы платформада (ЕЦП) «Россиядә эш» дигән эш һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә Шәхси кабинет аша (https://trudvsem.ru) тормышка ашырылачак. Туры килүче кандидатларны сайлап алу һәм аларны эш бирүче вакансиясенә эшкә җибәрү һәм эшсез гражданнарга эш эзләү бары тик электрон рәвештә генә башкарылачак.

Югарыда бәян ителгәннәргә бәйле рәвештә, «Россиядә эш» порталында элек теркәлмәгән эш бирүчеләргә шәхси кабинет булдыру юлы белән Бердәм цифрлы платформада теркәлү узарга кирәк. Теркәү өчен «РФ Дәүләт хезмәтләре» (ЕСИА) порталында авторизация кирәк.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 28 июнендәге 219-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә эш бирүчеләр бурычлы:

- «Россиядә эш» порталында буш вакансияләр турында мәгълүмат урнаштырырга;

- эшкә кабул иткәндә (яки эшкә алудан баш тарткан очракта), эш бирүче Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә эшкә кабул итү датасын күрсәтеп, дистанцион рәвештә Бердәм цифрлы платформа аша хәбәр итәргә тиеш.

Барлык сораулар буенча мөрәҗәгатьләр өчен телефон: 8(84344) 2-74-61 мөрәҗәгатьләр өчен телефон: 8(84344) 2-74-61.

Сылтама: 362 нче карар (http://aks.tatartrud.ru/mnews/postanovlenie_362_ot_13_marta_2021g/#rus)

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International